Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтелә

2021 елның 6 мае, пәнҗешәмбе

Яшьләр үзәге - Зәй 2 активистлары Бөек Ватан сугышы ветераны Емелина Василий Петровичка даими рәвештә адреслы ярдәм күрсәтәләр. Менә бу юлы да алар кулларына көрәк алып, җир тигезләделәр һәм йортка баручы юлны ясап куйдылар. Василий Петрович малайлар белән рәхәтләнеп аралашты һәм аны онытмауларына чын күңелдән куанды, ә ветеранның кызы Галина Васильевна әтисе исеменнән ярдәмчеләргә рәхмәтен җиткерде. Ватаныбызны саклап аяусыз көрәшкән, киләчәк буыннар өчен имин тормыш шартлары тудырган ветераннарыбызны кайгырту-ул безнең уртак бурычыбыз. Мондый чараларны оештыру һәм үткәрү яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм үз иле өчен горурлык хисе формалаштыруга да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International