Зәйдә "Минем мәктәпне тәмамлаган ил сакчылары" эссе конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 24 феврале, чәршәмбе
Һәр кешенең бурычы - үз Ватанын яклау, аның өчен файдалы эш эшләү, аермасы юк, син - ир-ат яки хатын-кызмы, әллә әле бала гынамы. Без беркайчан да безнең өчен үз гомерләрен биргән кешеләрне онытырга тиеш түгел. Безнең рәхмәтебез беркайчан да сүнәргә тиеш түгел, без һәлак булганнарны искә алырга тиеш. 2021нче елның 20нче февралендә Зәй шәһәренең 4нче урта гомуми белем мәктәбендә «Минем мәктәпне тәмамлаган ил сакчылары» эссе конкурсына йомгак ясалды. Конкурсның максаты - укучыларны патриотик һәм әхлакый яктан тәрбияләү иде. Муниципаль этапта район һәм шәһәр мәктәпләреннән 16 укучы катнашты: шуларның 8-е татар телендә, 8-е рус телендәге эшләр иде. Катнашучыларның эшләре грамоталылыгы, патриотик юнәлеше, документаль фактларга байлыгы, сәнгатьле чараларның төрлелеге белән аерылып торды. Бәяләү критерийларыннан чыгып, җиңүчеләр билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International