2021 нче елның 17-20 нче февраль көннәрендә “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе базасында, Татарстан Республикасы гомуми белем оешмаларының 9-11 нче сыйныф укучылары өчен технология буенча бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабы үткәрелде. Олимпиада да катнашу нәтиҗәләре буенча 6нчы мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Уразайкина Рената призер булды, укытучысы - Тимофеева Лена Ревовна.