Район башлыгы авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген район башлыгы Кәримов Разиф Гали улы районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм зооветеринария белгечләре белән берлектә авыл хуҗалыгы бүлекчәләрендә булды. Сәфәрдә катнашучылар «Нива» ҖЧҖ, «Куш-Елга», «Дурт-Мунча», «Бура-Киртә», «Югары Шепкә», «Чыбыклы», «Сәвәләй» сөт-товар фермаларында, Мәлем авылы таналар үстерү фермасында, Сарсаз-Баграж авылы эре мөгезле терлекләр үрчетү фермасында, «Поручик» симертү комплексындагы эш барышын карадылар. Район башлыгы терлекләрне кышлату, бозауларны карау, савым көтүен ашату барышы белән танышты, терлекчеләр белән сөтнең сыйфатын тагын да арттыру турында сөйләште, хуҗалыкларга бер сыердан тәүлеклек уртача савымны 20 кг. га кадәр җиткерү бурычы куелды. Бүгенге көндә районда тракторларны, тагылма авыл хуҗалыгы машиналарын, чәчкечәрне, культиваторларны, тырмаларны ремонтлау эше дәвам итә. Район башлыгы «Баграж», «Налим», «Заман», «Родина» җитештерү комплексларын да кыр эшләренә әзерлек барышы белән танышты, 5 нче номерлы ремонт цехында  «Фенд» тракторлары төзекләндерелүне карады. Рейдта катнашучылар «Баграж», «Кадер», «Родина» җитештерү комплексларында минераль ашламалар саклау тәртибен дә тикшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International