Район авыл җирлекләре Советлары оештыру утырышлары

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе
13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар белән беррәттән муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органнарына да сайлаулар узды. Районның барлык 22 авыл җирлегендә дә сайлаулар уңышлы узды һәм легитим дип танылды. Бүген район җитәкчелеге катнашында яңа чакырылыш Советларының оештыру утырышлары үткәрелде. 18 җирлектә элеккеге башлыклар яңадан сайланды, дүртесендә җитәкчеләр алмашты: Югары Шепкә, Югары Нәлим, Иске Маврино, Яңа Спас авыл җирлекләрендә. Утырышларда шулай ук авыл җирлеге башлыгы урынбасарлары һәм район Советына берәр вәкил сайланды. Район башлыгы Разиф Гали улы Кәримов Бохарай, Югары Шепкә һәм Чыбыклы авыл җирлекләре Советлары утырышларында катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International