30 июнь көнне Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов "Энергетик" мәдәният йорты янындагы үзәк мәйдан" проектын тормышка ашыру буенча эшлекле киңәшмә үткәрде. Аннары Зәй-2 микрорайонында "Зәй елгасы яр буе, 3нче чират" проектын тормышка ашыру буенча чираттагы киңәшмә узды. Киңәшмә барышында Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Гали улы Кәримов һәм Башкарма комитет вәкилләре, проектантлар, архитекторлар һәм подрядчы оешма вәкилләре составындагы эшче төркем эшләрнең барышы белән таныштылар, билгеле бер төр эшләрне башкару буенча киңәшләр бирелде.