Бүген Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г. Кәримов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары М.И. Захарова белән берлектә, «Миа-Строй» ҖЧҖ һәм «МеталлСтальКонструкция» ҖЧҖдә булдылар. Очрашу барышында предприятиеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм килеп туган санитар-эпидемиологик хәл шартларында җитештерү процессын оештыру турында фикер алыштылар. Предприятие җитәкчеләре белән очрашу барышында эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре буенча фикер алыштылар, шулай ук хезмәт хакын район буенча уртача хезмәт хакына җиткерү буенча киңәшләр бирелде һәм контрольгә алынды.