Зәй районы хуҗалыкларында техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелә

2018 елның 10 апреле, сишәмбе
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов “Агрокөч” АҖ һәм “Агрокөч-Төркем” ЯАҖ җитәкчеләре, белгечләре, район инженерлар хезмәте белән берлектә авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеген тикшерергә чыкты. Игътибар үзәгендә хуҗалыкларның машина-трактор паркы, хезмәтне саклау һәм орлыклык материал торышы. Тикшерү барышында Разиф Кәримов механизаторлар белән дә аралаша, аларның киңәш-гозерләрен тыңлый, хезмәткә түләү, кызыксындыру чаралары турында аңлата. Җитәкчеләр “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте, “Восток”, “Зәй” агрофирмалары бүлекчәләрендә булды. Иртәгә график нигезендә рейд “Зәй шикәре” агрофирмасында, “Союз-Агро”ның Гүлкин бүлекчәсендә дәвам итәчәк. 12 апрельдә тикшерүдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре дә катнашуы көтелә. Техниканың әзерлеге 40 баллы системасы буенча бәяләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International