Укытучылар көне белән!

Хөрмәтле педагогик хезмәт ветераннары, укытучылар, педагоглар, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре!

Без гадәт буенча әлеге бәйрәмне һөнәри дип әйтәбез, ләкин асылда ул бөтен халык бәйрәме, чөнки һәркайсыбызның күңелендә, тормышында яхшы эз калдырган кешесе бар: ул - укытучы. Бу көнне без яраткан укытучыларыбызны искә алабыз, алар һәр көн үзләренең тырыш хезмәте белән чын могҗиза тудыра - кыюсыз, шул ук вакытта кызыксынучан беренче класс укучысыннан үз иленең патриоты, гражданины шәхесе ясый. Без гомеребез буе нәрсәгәдер өйрәнәбез, ниндидер уңышларга ирешәбез, камиллеккә омтылабыз. Ә бу ачышларда безгә иң беренче ярдәмгә килүчеләр - иң мөһим һәм җаваплы һөнәр ияләре - укытучылар.

Бүген районда белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән республика, муниципаль программалар уңышлы тормышка ашырыла. Ул программаларны гамәлгә ашыру өстендә меңнән артык педагог эшли. Кадерле укытучылар, сезнең тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә һәрьяклап сәләтле, иҗади, актив яшь буын үсә. Олимпиадалар, Россиякүләм, Халыкара бәйгеләрдә аларның уңыш яулавы - сезнең хезмәтегез нәтиҗәсе, район, республика киләчәге өчен сез керткән лаеклы өлеш. Яңа технологияләр, иннова-цияләр ыргылып кергән заманда дистәләгән еллар дәвамында безнең укытучылар туплаган тәҗрибәне дә саклау зарур.

Быелгы уку елында да сез үз уңышларыгыз, үз сәләтегез белән укучыларны белем һәм ачышлар дәрьясына кызыксындырып алып кереп китеп, район мәгариф системасының потенциалы югары булуын дәлилләрсез дип ышанам. Кадерле укытучылар, сезгә югары һөнәри осталыгыгыз, зирәклегегез, сабырлыгыгыз, эшегезгә, балаларга бирелгәнлегегез өчен рәхмәт белдерәм. Уй-хыялларыгыз-ның чынга ашуын, талантлы һәм мәрхәмәтле укучылар килүен, әти-әниләр белән аңлашып эшләвегезне, сәләмәтлек, бәхет һәм иминлек телим.

 

Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы

Разиф Кәримов
 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International