Республика көне белән!

Хөрмәтле зәйлеләр һәм шәһәребез кунаклары!

 

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм.

Республика көне - күпмилләтле Татарстан халкының тынычлык һәм иминлек, бердәмлек символы бәйрәме ул.

Без төбәгебезнең байлыгы, аның бай тарихы белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм шушы уңышларга ирешергә мөмкинлек биргән өлкән буын, аларның хезмәте, батырлыгы алдында баш иябез.

Татарстан социаль-икътисади һәм сәяси үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Йортлар төзелә, юллар салына, социаль инфраструктура үсеш ала. Халыкның яшәү шартлары яхшыра. Сәнәгатькә яңа технологияләр кертелә.

Дәүләт аерым гына яши алмый, ул халыкка таяна һәм халыкка хезмәт итә. Татарстанда моны яхшы аңлыйлар. Хакимият һәм халык арасындагы тыгыз һәм гадел мөнәсәбәт - республиканың киләчәгенә, аның тотрыклы үсешенә, тынычлык һәм иминлеккә ышаныч. Агымдагы елда Республика көне 14 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек барган вакытка туры килде. Татарстан Дәүләт Советының яңа составын сайлау -мөһим вакыйга. Ул исә республикабызның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ирешелгәннәрне саклау һәм ныгытуга юнәлдерелгән анык зур эш.

Безнең районда күп кенә республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Алар бер-берсен тулыландырып, халыкның мул тормышын тәэмин итүгә хезмәт итә. Авылларда клублар, сәламәтлек саклау учреждениеләре төзелә, балалар бакчалары, мәктәпләр ремонтлана, юллар, тротуарлар салына. Урып җыю эшләре төгәлләнүгә бара. Район игенчеләре һава шартларының уңайсыз килүенә карамастан, яхшы уңыш үстерделәр. Аларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт.

Әлеге бәйрәм көнендә сезнең һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, иҗади уңышлар, имин тормыш телим.


Т. В. Воропаева,

муниципаль район башлыгы


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International