Туган тел көне белән!

Кадерле зәйлеләр, районыбыз кунаклары!

26 апрельдә республикабызда һәм районыбызда Туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм яшь булса да, халкыбыз өчен зур әһәмияткә ия. Туган телдән башка бер генә кеше дә үзен халкының, аның тарихы, мәдәниятенең бер өлеше итеп тоя алмауны искәртә ул. Бөек шагыйребез, мәгърифәтче Габдулла Тукай туган телне иң изге һәм матур тел дип атый." «И, туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең,

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым-кайгым минем,» –дип яза.

Туган тел һәр милләтнең матурлыгын, мәдәниятенең үзенчәлеген чагылдыра, җәмгыятьнең рухи һәм әхлакый яктан сәламәт үсешенә ярдәм итә. Телне безгә ата-бабаларыбыз мирас итеп калдырган. Ул халыкны бербөтен итә. Ә бу – милләтнең үзбилгеләнешендә төп фактор, аның үсешенең ышанычлы нигезе булып тора.

Безнең гомуми бурыч – туган телне саклап, аны киләчәк буыннарга бөтен матурлыгы, сафлыгы белән тапшыру, башка телләрне дә хөрмәт итү, чөнки алар безнең гомуми байлыгыбызның бер өлеше булып тора.

Әлеге көн традицион матурлык, дуслык, изгелек бәйрәменә әверелсен. Күпгасырлык тел традицияләрен саклауда уңышлар телим.


Хөрмәт белән район башлыгы Т.В. Воропаева.


Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International