Новости

«Гаилә елы» уңаеннан, Куш-Елга авылында гомер итүче, күркәм гаиләләр хакында, рубрикасын дәвам итеп, 48 ел бергә иңне-иңгә куеп гомер итүче Нәжип абый белән Гөлҗәүхәр апа Моратовлар хакында булыр. Хезмәт сөючән, җырга һәвәс Нәҗип абый туган авылы өчен бик күп тырышлык куйган шәхес. Тормыш терәге Гөлҗәүхәр апа белән 3 бала тәрбияләп үстереп, бүгенге көндә оныклар бәхетен татыйлар. Төп йортта 30 ел кайнана белән килен бер түбә астында бергә матур итеп, килешеп яшәделәр. Бергә озак яшәүнең сере нидә, дигән сорауга: - Икебез дә бер теләктә булдык, бер-беребезгә тугры булып, бер-беребез өчен яшәдек, дип җавап кайтарды Нәҗип абый. Гөлҗәүхәр апа, туганнарның киленне кабул итүләре дә зур бәхет, дип өстәп куйды. Очрашуыбыз ахырында, Гөлҗәүхәр апа Нәҗип абыйга карап: «Гел сүнмәсен, гел дөрләсен безнең учак. Яшәү яме, тормыш гаме, синең кочак дип» дип назлы итеп Нәҗип абыйга карашын юнәлтте.
,
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International