Татьяна Воропаева:
Хәбәр иткәнебезчә, дүшәмбе көнне Казанда муниципаль берәмлекләр Советының V съезды булды. Анда район башлыгы җитәкчелегендәге район делегациясе катнашты. Съездда Татьяна Воропаева безнең муниципаль идарә эшчәнлеге турында чыгыш ясады. Аның чыгышын газета укучыларыбызга кыскача тәкъдим итәбез.
Һәр елны уздырылучы муниципаль берәмлекләр съезды минем өчен алга баруда сәгатьне чагыштыру булып тора. Быелгы съездның үзенчәлеге шунда - ул муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына сайлаулардан соң үткәрелә. Шуны әйтергә кирәк, сәяси белдерүләр һәм амбицияләр чоры узды. Кешеләр бездән анык эшләр көтә. Бүгенге көндә эшләү генә җитми, ә яхшы һәм сыйфатлы эшләү кирәк, башкарган эшеңне яхшы белү сорала.
Безнең һәркайсыбызның үз район үсешенә генә түгел, ә Ватаныбыз үсешенә өлеш кертү мөмкинлеге бар.
Муниципаль районның кискен проблемаларыннан берсе - торак фондына капиталь ремонт уздыру. Күпфатирлы йортларның төп өлеше узган гасыр уртасында төзелгән, алар файдалана башлаганнан алып капиталь ремонт үткәрелмәде.
Соңгы өч ел торак-коммуналь сектор өлкәсендә хәлиткеч еллар булды. "Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалау һәм ярдәм күрсәтү фонды турында" 185нче Федераль Закон күпкатлы йортларны ремонтлау, торакның чын милекчеләрен булдыру мөмкинлеге бирде.
Шушы чорда федераль үзәк, республика һәм район, шулай ук йортларда яшәүчеләр тарафыннан ремонтка кертелгән средстволар 299 миллион сум тәшкил итте. Башкача әйткәндә, төзекләндерелгән һәр квадрат метр торак өчен 819 сум акча тотылды.
Нисбәтле рәвештә, фатирларның базар бәясе артты - һәр йорт, һәр фатир хуҗасы үз "активын" арттырды (30дан 70 мең сумга кадәр). Тулаем алганда, программаны тормышка ашыру башланганнан бирле шәһәр һәм район күпкатлы фатирларында яшәүчеләрнең 60 проценты торак шартларын яхшыртты.
Безнең район республика җитәкчелегенең капиталь ремонт өчен квадрат метрдан 5 сум күләмендә түләүләрне туплау һәм алга таба аларны ремонтны финанслауга тоту буенча сынау проектын хуплап кабул итте. Бездә әлеге проектта 208 күпфатирлы йорт катнаша.
Торак фондын нәтиҗәле тоту һәм аның белән идарә итү буенча мәсьәләне хәл итүнең төп аспекты - торак милекчеләре ширкәтләре булдыру. Хәзерге вакытта районда ТМШларга 129 күпфатирлы йорт керә. Бу - барлык йортларның 62 проценты.
Шулай да, тәҗрибә күрсәткәнчә, идарәче оешмалар һәм торак милекчеләре ширкәтләре эшчәнлеген милекчеләр тарафыннан контрольдә тоту әлегә начар оештырылган. Кайвакыт йортта яшәүче йортта нинди ремонт эшләре бару, җыелган сред-стволарның нинди максатка тотылуы турында хәбәрдар түгел.
ТМШларның, идарәче компанияләрнең йомшаклыгы халык ризасызлыгын тудыра. Алар эшендә үтәкүренмәлелек юк, тМШлар эшчәнлеге, финанс торышы, тарифлар формалаштыру процессы начар яктыртыла, торак милекчеләре ширкәтләренең финанс эшчәнлегенә контроль закон белән беркетелмәгән.
Республика җитәкчелеге торак фонды белән идарә итү һәм торак хезмәте сыйфаты проблемаларына үз вакытында игътибар итте.
Авылда халыкны су белән тәэмин итү җитди проблема булып кала. Быел без "Авыл җирлекләрендә су челтәрен реконструкцияләү" программасын кабул иттек. 40 километр торба салдык һәм искеләрен алмаштырдык, 6 скважина борауладык.
Бүгенге көндә су буенча программа кирәк. Чөнки су сыйфаты белән, беренче чиратта, кешеләр сәламәтлеге бәйле.
Безнең тарафтан халыкны спорт белән шөгыльләнүгә тарту, сәламәт яшәү рәвеше ихтыяҗын күтәрү максатында эзлекле эш алып барыла.
Ике ел дәвамында шәһәрнең башлангыч сыйныфларында укучыларга атнага ике мәртәбә бушлай йодлы сөт бирелә.
Районда биш ел тормышка ашырылучы тагын бер проект - "Витамин терапиясе". Каникул вакытларында район үзәк дәваха-нәсенең балалар бүлеге базасында аз тәэмин ителгән гаиләләрдән хроник авырулы балалар яхшы туклану белән профилактик дәвалану узалар.
2010 ел башыннан районда "Тарих һәм спорт иленә сәяхәт" дип аталган проект тормышка ашырыла. График нигезендә авыл укучылары шәһәргә килеп, Боз сарае, йөзү бассейны, музей, концерт һәм күргәзмәләрдә була.
Гомуми тырышлык белән без наркомания, алкоголизм, җинаятьчелек кебек тискәре күренешләрне кисәтү өлкәсендә яңа сәламәт сәясәт формалаштырабыз.
2010 ел аномаль табигый күренешләр нигезендә гадәттән тыш хәлләр елы булды. Җәйге чорда районда сигез торф ятмасы янды. Алар буенча тиешле карарлар кабул ителде һәм чаралар күрелде. Бу эш хәзерге вакытта да дәвам итә.
Узган җәй тәҗрибәсен исәпкә алып, оператив карарлар кабул итү кирәк дип саныйм.
Ике атна элек табигать көйсезлеге аркасында җитди хәл туды - электр линияләре өзелде, баганалар ауды, халык электр энергиясез калды. Һәм янә муниципаль берәмлекләр әлеге проблемага каршы торырга әзер түгел иде. Әлеге уңайдан урыннарда бу юнәлештә эшне көчәйтү, төрле гадәттән тыш хәлләр штат режимында башкарылырга тиеш дип саныйм. Безне тагын нинди сынаулар көткәнлеге билгесез. Әмма халыкны саклауга без әзер булырга тиеш. Бу - безнең бурыч.