Мәрхәмәтлелек декадасы - китапханәдә

2017 елның 21 апреле, җомга
Мәрхәмәтлелек декадасы кысаларында 20 апрельдә, Үзәк балалар китапханәсендә социаль яклау үзәге белән берлектә, кешенең тугрылыклы дусты –этләргә багышланган тематик кичә уздырылды. Кичәгә мөмкинлеге чикләнгән балалар, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти - әниләре чакырылды. “Бир тәпиеңне, дустым” электрон презентациясе мавыктыргыч әңгәмә белән үрелеп алып барылды. Кичәнең бергәләшеп аралашу өлешендә, кайбер балалар үзләренең дә дүрт аяклы дуслары булуы турында сөйләделәр, ә китапханәчеләр балаларны хуҗасыз этләргә карата да мәрхәмәтлерәк булырга, көчеңнән килгәнчә аларга ярдәм кулы сузарга, мөмкинлегең булса берәр эт яки мәчегә мәрхәмәтле хуҗа булу турында да онытмаска өндәделәр. “Ак Бим Кара колак” китабы һәм “Хатико” кинофильмы турында сөйләгәнне дә балалар бик яратып, йотлыгып тыңладылар. Чөнки, аларда чынбарлыкта булган вакыйгалар тасвирланган һәм этләрнең үз хуҗаларына ничек тугрылыклы булулары сүрәтләнеп бирелгән. Бу көнне балалар узләренчә китапханәбезгә дә ярдәм иттеләр – бик теләп, таушалган китапларны ремонтлау эше белән шөгыльләнделәр –шулай итеп мәрхәмәтле гамәлләр кылуга үз өлешләрен керттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International