Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

2017 елның 7 марты, сишәмбе
Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелдән язның иң якты, иң матур бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу - социаль, милли, дини, яшь чикләүләрсез, барыбызга да кадерле һәм көтеп алынган бәйрәм. Әлеге бәйрәм тормышчанлык белән сугарылган, яз килү, табигать яңару һәм яңа тормыш башлануны гәүдәләндерә. Анда кешелекнең мәхәббәт, матурлык, ана булу, игелек кебек мәңгелек кыйммәтләре чагылыш таба. Хатын-кыз–ул тулы бер дөнья, аның күңеленә мәхәббәт тә, матурлык та, йомшаклык та, иң көчле ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган. Бүген хатын-кызларның күпчелеге эш белән мәшгуль. Ул бала да тудыра, йорт-җирен дә карый, аны якты һәм җылы итә, өстәвенә, карьера ясый, шушы мең төрле мәшәкатьләргә чумып калмыйча, үзенең нәзакәтлелеген дә саклый белә. Боларны бары хатын-кыз гына булдыра ала. Районда күпчелек эшләр сезнең идеяләрегез, хезмәтегез, талантыгыз белән башкарыла. Заманча тормышта хатын-кызның җәмгыятьтәге роле арта бара. Ул үзенең иҗади мөмкинлекләрен, эшлекле сыйфатларын бизнеста, җәмәгать эшчәнлегендә, дәүләт идарәсендә уңышлы куллана. 2017 ел районда Балалар һәм яшьләр елы дип игълан ителде, бу елда да сез үзегезне танытырсыз дип ышанам. Дөньяны гүзәлрәк, яктырак иткәнегез, хезмәтегез, ярдәмегез, акыллы, зирәк була белүегез өчен рәхмәт сезгә! Тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, бәхет-шатлыклар, гаилә учагыгызның сүнмәвен, зур уңышлар телим. Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International