15 февраль - илебез тарихында истәлекле көн

2017 елның 15 феврале, чәршәмбе

15 февраль көнне Әфганстан җиреннән совет гаскәрләре чыгарылганга , быел 28 ел булды. Бу көнне Әфганчылар, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән зәйлеләр, аларның якыннары, балалары, шәһәр мәктәпләре укучылары традицион төстә Азатлык китерүче солдат һәйкәле янына җыелды. Чараны тантаналы төстә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев ачты. Һәйкәл каршына чәчәкләр салып, кайнар нокталарда ятып калган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алдылар . Район башлыгы урынбасары үзенең чыгышында, Чечня һәм башка кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгәннәр турында искә алып, аларның хәрби бурычларына тугры булулары хакында без буыннан- буынга җиткерергә бурычлыбыз,дип билгеләп үтте. Шәһәрдә кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән ветераннарның “Сугышчан дуслык” (“Боевое братство”) Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы җирле бүлеге аеруча нәтиҗәле эшли. Әфганстан җирендә, Чечняда һәлак булганнарның каберләрен карап тотуда, хәрби хезмәт вакытында сәламәтлегенә зыян килеп ярдәмгә мохтаҗ булучыларга булышлык итүдә, яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүдә аларның өлеше чиксез зур. “Сугышчан дуслык” иҗтимагый оешмасында бүгенге көндә 59 кеше. Районда Әфганстанда хәрби хезмәт үткән 149 ир-егет исәпләнә. 15 февральгә багышланган шәһәрдә үтүче барлык чараларда алар актив катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International