Ведомствоара террорга каршы көрәш комиссиясенең беренче утырышы үтте

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе
Бүген район башлыгы Р.Г.Кәримов рәислегендә ведомствоара террорга каршы көрәш комиссиясенең беренче утырышы үтте. Халыкара террорчылык оешмалары членнарының террорга каршы тору эшчәнлеге һәм халык күпләп җыела торган урыннарда алдан ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү хакында Россия эчке эшләр министрлыгының Зәй районы полиция бүлеге башлыгы урынбасары Д.М.Рябов чыгыш ясады. Шулай ук, «Ромашкина» санатория-профилакториясе, «Никлипс» һәм «Татнефть-Актив»ҖЧҖ, «Орион» сәүдә йорты вәкилләре һәм башкаларның чыгышы тыңланды. Террорчылыкка караган мәсьәләләр буенча Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча федераль иминлек хезмәте бүлеге башлыгы Р.Р.Гарифуллин сөйләде. Зәй муниципаль районының 2016 елда террорга каршы көрәш нәтиҗәләре белән комиссия сәркатибе Т.В.Такмакова таныштырды. Корылма һәм объектларда куркынычсызлыкны булдырмау буенча «Газпромтрансгаз Казань» оешмасы вәкиле мәгълүматы тыңланды. Утырыш азагында, авыл җирлекләрендә терроризм һәм экстремизга каршы көрәш эшчәнлегенә анализ ясалды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International