Зәйдә "Ялчыгол укулары" дин әһелләре, галимнәрне җыйды

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Бүген районда традицион "Ялчыгол укулары" үтте. Күренекле дин эшлеклесе, табиб, язучы һәм мәгърифәтче Таҗетдин Ялчыгол иҗатына багышланган республикакүләм чара ул җирләнгән Имәнлебаш авылында оештырылды. "Ялчыгол укулары" танылган татар дин галименең тормыш юлы, иҗаты белән танышу, аның мирасын, хезмәтләрен өйрәнү, традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан оештырыла. Әлеге мәртәбәле чара Таҗетдин Ялчыгол мирасына кагылышлы фикер алышу да булып тора, шәхеснең кабере зыярат кылына, аның рухына догалар укыла. Конференциядә Татарстан Республикасы Президенты каршында мәдәниятне үстерүгә булышлык фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, академик Хатыйп Миннегулов, язучы, галим Рөстәм Галиуллин, Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова, Ялчыголның дәвамчылары, дин әһелләре, имам-мөхтәсибләр, җирлек башлыклары. укытучылар, китапханәчеләр, Ялчыгол мирасы белән кызыксынучылар катнашты. Рәзимә Кашапова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International