Зәйдә яшьләр көне зурлап билгеләп үтелде

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Бәйрәм “Энергетик” мәдәният сарае каршындагы мәйданда балалар өчен бизәгән коляскалар, велосипедлар күргәзмәсе һәм шуышып йөрүче балалар ярышлары белән башланып китте. Өлкәннәр өчен сәхнәдә шәһәр һәм район үзешчән сәнгатьтә катнашучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Казан һәм Чаллы шәһәре артистлары да яшьләр күңелендә истәлекле эз калдырды дип ышанасы килә. Бәйрәм дисклотека һәм салют белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International