Бүген чик сакчылары көне

2016 елның 28 мае, шимбә

28 май көнне барлык чик сакчылары үзләренең профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Ул бәйрәм 1994 елда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә барлыкка килде. Бүген зәй төбәгендә яшәп тормыш итүче чик сакчыларын район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Максимов һәм шәһәр хәрби комиссариаты җитәкчесе Айрат Әгъләмҗанов килделәр. Чик сакчылары хөрмәтенә Р.Ш. Фәрдиев исемендәге паркта бәйрәм митингы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International