ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе
19 июльдә Зәйдә район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф. Хафизов җитәкчелегендә махсус комиссия республика программасы буенча үткәрелүче капиталь төзекләндерү объектларын карады. Анда төп игътибар төзекләндерү эшләренең сыйфатлы башкарылуына һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәлү торышына бирелде. Комиссия барлыгы 11 объектта булды. Алар арасында Александр Бистәсе авылы җирлегенең административ бинасы, авыл мәктәбе, 1нче мәктәп спорт мәйданчыгы, Иске Зәйнең яшьләр үзәге бинасы, Мирный мәдәният йорты, агропромпарк, үзәк китапханә, 9нчы мәктәп, “Алтынчәч” балалар бакчасы бар. И.Ф. Хафизов эш башкаручылар алдына төзекләндерү эшләре темпын кызулатып, тиешле срокка тапшыру таләбен куйды.
Бүген Зәйдә территориаль иҗтимагый үзәк рәисләренең чираттагы киңәшмәсе узды. Аны Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В. Недошивина алып барды. Анда шәһәрнең шәхси секторында урнашкан хуҗалыклар биләмәләрен тәртиптә тоту кебек мөһим мәсьәләләр каралды. Шулай ук кош-корт асраучыларга кош гриппы авыруы буенча саклык чараларын күрү, билгесез оешмалар тарафыннан электр энергиясен исәпләү приборларын алыштыруны таләп итеп йөрүчеләргә каршы уяулыкны югалтмау кирәклеге тагын бер кат ассызыкланды.
Зәй районы Якты Күл авылында бу шимбәдә үзгә урында Казанская бәйрәме билгеләп үтелә.Әлеге бәйрәм Якты Күл авылына гына хас. Аңа күренекле якташларның да кайтуы көтелә.
Туган як тарихын өйрәнү музее төрле катлам зәйлеләр өчен даими рәвештә чаралар уздырып килә. Аларда мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар да катнаша.
“Йолдызлык” (“Созвездие”) муниципаль балалар ял лагеры өченче сменада ял итүчеләрне кабул итте. Ул 18 июльдән-7 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Анда якынча 7-15 яшькә кадәр 88 бала ял итәчәк. Балалар белән махсус һөнәри әзерлек үткән 9 вожатый эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International