ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2018 ел
чәршәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы Р.Г. Кәримов рәислегендә Шәһәр төзелеше Советы узды. Көн тәртибенә 4 сорау куелган иде. Үзләренең эскиз проектлары белән шәхси эшмәкәрләр Ногманов Ф.Г.,Шәгиев Л.М.,шәхси эшмәкәр Бәдретдинов Р.Ф. һәм “Агроторг” ҖЧҖ е вәкилләре таныштырды. Тәкъдим ителгән проектлар өйрәнелде, фикер алышу булды. Утырышка район башлыгы Р.Г. Кәримов нәтиҗә ясады.
Бүген Зәйнең Мирный бистәсе паркында бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 219 ел уңаеннан «Безнең патшалыкта» дип исемләнгән квест-уен оештырылды. Чарада шәһәр мәдәният йорты хезмәткәрләре язучы иҗаты турында сөйләделәр. Балалар арасында әсәрләре буенча әдәби викторина да уздырылды. Аннан балалар аның әкиятләре буенча персонажларны асфальтта ясады.
Бүген Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре “Маркетинг визиты” чарасы кысаларында “Зәй икмәк кабул итү предприятиесе” ААҖ җитәкчесе белән очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International