ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе
Зәй районының Бигеш авылы Мансур Хәсәнов исемендәге мәктәбенең 125 еллыгы уңаеннан “Бигешем –яшел бишегем, мәктәбем –яшьлегем тугае” дип исемләнгән китап дөнья күрде.
3 нче июендә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында ачык һавада атналык спорт-мәдәни чара – “Спортлы Зәй” флэш-моб проекты старт алды. Чара Эльмира Вдовина җитәкчелегендә узды һәм зәйлеләрдә зур кызыксыну уятты.

2 июньдә Зәйнең «Энергия» стадионы спорт мәйданчыгында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында авыл җирлекләре командалары арасында мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышлар узды. Анда 11 авыл җирлеге : Сәвәләй, Поручик, Чыбыклы, Багряж, Аксар, Якты Күл, Поповка, Түбән Биш, Югары Шепкә, Александр Бистәсе, Кадер авылы командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Аксар командасы - җиңүче, Поручик белән Чыбыклы җирлекләре икенче һәм өченче урыннарны алды.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе Татарстан территоририясендә һава торышы бозылу турында хәбәр итә. Иртәгә, 5 июендә Татарстан Республикасы территориясендә иртән һәм кич секундына 15-20 метр тизлектә, көндезге 12.00.дән төнге 23.00 гә кадәр вакыт эчендә секундына 20-25 метр тизлектә көчле җил, яңгыр һәм яшен булуы ихтимал. Сак булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International