ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга
Бүген хакимиятнең зур залында район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев җитәкчелегендә, мәгариф , мәдәният хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар катнашында Бөтендөнья татар конгрессының VI нчы съездына делегат сайлау буенча конференция үтте. 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә үтәчәк VI нчы Бөтендөнья татар конгрессы съездында районнан «Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй ТВ» Телерадиокомпаниясенең татар бүлеге редакторы А.М.Биккинина катнашачак. Конференциягә район башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев йомгак ясады.

Шәмдәлләрдә яна утлар. Шул исемдәге әдәби-музыкаль кичә романсларга гашыйк зәйлеләрне Таҗетдин Ялчыгол исемендәге скверга җыйды.Чараны оештыручы үзәк китапханә хезмәткәрләре тамашачыны узган гасырга алып кайтып килмәкче. Илебездә беренче романслар яңгыраганга ике гасырдан артык вакыт узса да, алар бүген дә күңел кылларын тибрәтергә сәләтле. Тыңлаучылар Зәй сандугачы Нина Шатрилова башкарган романсларның аһәңенә төренеп музыка һәм шигъриятнең сихри дөньясына чумдылар. Аның башкаруында “Не корите меня, не браните”, “А напоследок я скажу” һ.б. алкышларга күмелде. Алып баручы Людмила Михайловна Крылова романсларның барлыкка килү тарихын сөйләде, аларның үзенә тарту көче булуын ассызыклады. Әдәби музыкаль чарага китапханәнең «Надежда» һәм «Вдохновение» клубларында шөгыльләнүче зыялылар чакырылган иде. Сихри вокал жанры сквер аша үтеп йөрүчеләр игътибарын да үзенә җәлеп итте. Романслар кичәсе шәһәрдәшләребездә мондый кичәләргә ихтыяҗ булуын ачыклады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International