ЯҢАЛЫКЛАР


7
апрель, 2017 ел
җомга
Бүген Югары Мәлем авылы җирлегендә авыл җирлекләре башлыклары катнашында семинар үтте. Семинарда катнашучылар Югары Мәлем авылы мәктәбе, “Чулпан” балалар бакчасы, янгын- куркынычсызлыгын тәэмин итү бүлеге, К.А.Мурзагов фермерлык хуҗалыкларында булдылар һәм андагы эш торышы белән таныштылар. Шулай ук Югары Мәлем авылы зиратының торышын карадылар. Киңәшмәнең пленар өлешен район башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов башлап җибәрде. Авыл җирлегендә башкарылган эшләр хакында җирлек башлыгы Ф.Н. Николаева чыгыш ясады. Киңәшмәдә җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Р.Р.Шәйхиев, район башкарма комитеты башлыгы урынбасары П.А.Байрашев, торак- коммуналь бүлеге башлыгы А.В.Петров, ГИБДД хезмәткәре Р.Р.Биктаһиров, мәдәният идарәсе башлыгы С.М.Батршиналарның чыгышы тыңланды. Киңәшмәгә нәтиҗәне район башкарма комитеты башлыгы И.Ф.Хафизов ясады .
“Балалар иҗат йортында”Кече академияне тәмамлаучыларның чыгарылыш кичәсе узды. Тантаналы чараны оешма директоры В.П.Куликова ачты. Коллективта эшләүче педагоглар укучыларга үзләренең җылы котлау сүзләрен җиткерделәр. Укуны тәмамлаучы балалар арасында, Кече академиянең Мактау китабына кертелүчеләр дә бар.Чара барышында барлык укучыларга таныклык һәм дипломнар тапшырылды. Балалар исә җавап формасында үзләренең биюләрен матур итеп башкардылар. Л.Б.Заплутахина һәм В.Р.Кәлимуллиналар җитәкчелегендәге иҗади коллективларның чыгышы чараны тагын да җанландырды.
Өченче көн рәттән район башлыгы Р.Г.Кәримов җитәкчелегендәге комиссия агрофирмалар бүлекчәләрендәге техникаларның язгы-кыр эшләренә әзерлеген карый. Татарстанда авыл-хуҗалыгы промышленносте оешмалары арасында язгы-кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс игълан ителүе хакында бүлекчәләрнең механизатор һәм белгечләре яхшы белә. Бүген комиссия вәкилләре “Восток” агрофирмасының “Александровский”, “Яңа Спасс”, “Бохарай”, “Сармаш”, “Мәлем” , “Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй”, “Маяк”, “Рассвет” бүлекчәләрендәге һәм Гүлькин авылының “Союз-Агро” ҖЧШ ендәге эш торышы белән таныштылар һәм кирәкле нәтиҗәләрне ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International