ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе
Татарстан синоптиклары фаразлавынча, бүген Татарстанда аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исә. Һава температурасы республикада көндез 3-9 градус җылы, төнлә 4, көнчыгыш районнарда 7 градуска кадәр салкын булыр дип көтелә. Зәйдә төнлә һәм көндез явым-төшемнәр көтелми, аязучан болытлы һава, җил көньяк-көнбатыштан. Температура төнлә – +1, көндез +5..+7 градус булыр дип көтелә.
5 апрельдә Үзәк балалар китапханәсендә социаль яклау үзәге белән берлектә Бөтендөнья сәламәтлек көненә (7.04) багышланган кичә уздырылды. Кичәгә мөмкинлеге чикләнгән балалар, имин булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар һәм аларның әти - әниләре чакырылды. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында фикер алышудан соң электрон презентация буенча уздырылган викторина сорауларына бергәләшеп җаваплар эзләделәр, күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар. Кичәнең икенче өлеше балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килде – алар хәрәкәтле төрле спорт уеннарында үзара көч сынаштылар. Яз кояшының тәрәзәгә елмаюыннан, балаларның шат йөзләреннән, чыр – чулы авазларыннан уку залына гүя якты нурлар иңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International