ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2017 ел
чәршәмбе
22 мартта Зәй шәһәренең 6 нчы мәктәбендә “Милли әдәбиятның үзенчәлекләре, татар поэзиясе һәм прозаның киләчәген күзаллау” темасына багышланган түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл артында Татарстанның атказанган укытучысы, Россиянең мәгариф отличнигы, Идел журналының менеджеры В.Ш.Гыйматдинова, Татарстан Республикасының халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова, мәгариф идарәсенең милли эшләр буенча урынбасары Хәбибуллина Г.Җ., җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Бертман И.Н., баш белгеч Хисмәтуллина А. М. да катнашты. 6нчы мәктәп директоры Бареева З.Г., шәһәребез һәм районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, әдәбият сөюче укучылар, китапханәчеләр, журналистлар күп кенә сорауларга җавап алдылар, борчыган проблемалар турында сөйләштеләр. Түгәрәк өстәл, яраткан язучыбыз очрашу бик җылы, җанлы, кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
Зәй муниципаль районында 100 нче бала тууы теркәлде. Ул 2017 нче елның 16 март көнне Зәй шәһәрендә туган Петров Артём Айрат улы. Артём әтисе Айрат Ринат улының һәм әнисе Виктория Виктор кызының икенче баласы. ГХАТ бүлеге баш белгече Гөлнар Гизатуллина танталы рәвештә Артёмнын әтисен котлап баланың беренче документын – туу турында таныклыгын тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International