ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2017 ел
җомга
Бер айлап элек шәһәр урамнарының шактый өлешенә “Машина кую тыела” һәм “Туктап тору тыела” дигән юл тамгалары куелган иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе С.В. Максимов әйтүенчә, алда әйтелгән юл тамгаларын кую дәвам итә, бүгенге көнгә 44 билге куелган. Алар транспорт хәрәкәте аеруча көчле булган Нефтьчеләр проспекты, Никифоров, Гагарин, Ленин, Островский, Төзүчеләр, Комсомол, Рәфыйков, Энергетиклар, Казан, Баныкин урамнары һәм мәктәпләр тирәсенә куела. Билгеле, бу гамәл тагын берничә проблеманы хәл итү өчен дә уйланылган. Алар коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләргә урамнарны кардан чистарту, маршрут автобусларына тукталышка иркенләп керү, шулай ук ут-күз була калганда йортлар тирәсе, ишегалларына тиз арада тоткарлыксыз керү мөмкинлеге бирәчәк. Юл тамгаларының кайберләре вакытлыча гына урнаштырылды. Урамнардан карны чыгарып бетергәч кайберләре алыначак. Бу чаралар барысы да зәйлеләрнең иминлеге өчен эшләнә.
Зәй районы сөт җитештерү буенча республика рейтингында 8 урында. Районда тәүлегенә барлыгы 76 тонна сөт җитештерелә. Бер сыерга тәүлеклек савым 15,5 килограм тәшкил итә. Районда иң күп сөт «Нива» җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә җитештерелә, биредә бер сыерга тәүлегенә 22 килограмм сөт савыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International