ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2017 ел
чәршәмбе
Апач авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Гыйниятуллина Майсрур Хайрулла кызы Россия Федерациясе Президенты һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Чарада Советның аппарат җитәкчесе Н.Л.Шакирова, Бохарай авылы җирлеге башлыгы Р.С.Миңнегулов һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты. Җаваплы хезмәт юлы үткән юбилярга җылы сүзләр һәм матур җырлар яңгырады.
Үткән февраль аенда Зәй шәһәренең ЗАГС бүлегендә 40 сабый теркәлде: 28 малай һәм 12 кыз. Иң кечкенә бала 1300, ә иң зуры – 4320 грамм. Иң яшь анага – 18, иң өлкән анага 42 яшь. Февраль аенда иң популяр исемнәр Әмир, Артём, Мария. Сирәк очрый торган исемнәр Германн, Давид, Элина. Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлегендә 22 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр. Иң яшь каләш белән кияүгә 18 һәм 20 ел, иң олы кияүгә – 47, каләшкә – 47 яшь.
Республиканың «Татарстан-24» мәгълүмати каналы 2016 елның 30 мартында массакүләм мәгълүмат чарасы булып теркәлгән иде. Чыбыклы челтәр буларак, июнь аенда Роскомнадзор лицензиясенә ия булып, 30 августта эфирга чыкты. Беренче көннәреннән үк язмалар әзерләү һәм сигнал трансляциясе НD форматында башкарылды. «Татарстан-24»нең төп концепциясе – тәүлегенә 24 сәгать һәм һәр сәгать саен республика яңалыкларын халыкка ирештерү», – диде матбугат конференциясендә «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин, телеканалда ике теллелек принцибы саклануын белдереп. Бу гамәл төбәк каналларын саклап калу ниятеннән эшләнә.
“Шатлык” халыкка хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре авыл халкы белән очрашуларын дәвам итәләр.Күптән түгел шундый чараларның берсе Шыкмай авылында үтте. Хезмәткәрләр авылга килеп ярдәмгә моһтаҗ инвалид һәм ялгыз гражданнар белән якыннан аралаштылар.Очрашуда Түбән Биш авылы җирлеге башлыгы Д.В.Насретдинов катнашты. Аларны котларга “Умырзая” балалар бакчасына йөрүчеләр дә килгән иде. Чарада Китапханә хезмәткәре Лариса Кузнецова татар язычыларының иҗаты белән таныштырды, җирле язучы Мөнир Талиповта үзенең шигырьләрен укыды. Очрашу өлкәннәрнең күңеленә бик ошады.
Бүген Казанда, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, район башлыгы Р.Г.Кәримовка яңа Ford автобусның ачкычын тапшырды. 22 урынга исәпләнгән автобус мәктәп балаларын йөртүдә зур уңайлыклар тудырачак. Чарада мәгариф бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Н.В.Васильева да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International