ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе
21 нче февральдә Зәйгә эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш. Халиков килде. Ул район хакимият бинасы алдында оешмалар, эшмәкәрләр тарафыннан оештырылган күргәзмәне карады. Премьер-министр Зәй муниципаль районы Советының отчет утырышында катнашты. Район башлыгы Р.Г.Кәримов районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган доклады белән чыгыш ясады. Утырышта Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары О.В.Пелевин һәм район Советы депутатлары И.Р.Давыдов, И.Р.Вәлиев, В.Ф.Егоровларның чыгышы тыңланды. И.Ш.Халиков 2016 елда районда башкарылган уңай эшләрне билгеләп үтте, зәйлеләрнең алдагы елда да тырышып хезмәт куюларына ышаныч белдерде.
Зәй шәһәрендә яшәүче сугыш һәм хезмәт ветерны Минеева Федора Васильевна Россия Федерациясе Президенты һәм район башлыгы Р.Г.Кәримов исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Чарада Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты. Кызыклы хезмәт юлы үткән юбиляр исеменә җылы сүзләр һәм матур җырлар яңгырады.
Республикада “Иделкәем” балалар театрлары фестивале старт алды. Зәй шәһәр мәдәният йортыннан Әминә Зарипова җитәкчелегендәге “Мальвина” марионеткалар театры Мөслимдә Хәбир Ибраһимовның “Килмешәк” спектаклен белән катнашып, ТР Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге дипломына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International