Бүген Зәйдә Ринат Фәрдиев истәлегенә багышланган республика турниры ачылды. Чарада республиканың 20 шәһәр һәм районнарыннан килгән көрәшчеләр көч сынаячак.Тантаналы чараны ачу барышында район башлыгы Р.Г.Кәримов Р.Ш.Фәрдиевне зур юксыну белән искә алды, аның район үсешенә керткән нәтиҗәле хезмәтләре турында сөйләде. Туганнары исеменнән Р.Ш.Фәрдиевне искә алып Зульфия Муллаяновна Шәрипова чыгыш ясады.
Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов Төги авыл җирлегендә яшәп лаеклы ялга чыккан,бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Анна Павловна Плешкованы 90 яшьлек юбилее белән котлады. Чарада Зәй шәһәр башлыгы урынбасары Е.В.Недошивина һәм автоклуб хезмәткәрләре катнашты.