ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2016 ел
шимбә
Бүген Зәйдә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов катнашында "Алнаши-Бөгелмә"тимер юлы аша үтүче 270 метр озынлыгында яңа юл үткәргеч - күпер ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Л.Р.Сафин, Зәй муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәримов, Куйбышев тимер юлы башлыгы С.В.Соложенкин, Татарстан Республикасы "Күперләр"ААҖ генераль директоры Р.С.Мухьянов, башка чакырылган кунаклар, предприятие, оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Р.Н.Миңнеханов зәй халкын бүгенге зур вакыйга - күпер ачылу тантанасы белән котлады. Күперне җиткерүдә катнашкан барлык предприятие һәм оешма җитәкчеләренә һәм хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде.Анда катнашучыларга Татарстан Республикасы Президенты,Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры, Зәй муниципаль районы башлыгы, Татарстан Республикасы"Күперләр"ААҖләренең Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Район башлыгы Р.Г.Кәримов Татарстан Республикасы бюджетыннан тормышка ашырылган 756 миллион сумлык бу зур күләмле президент проекты өчен Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановка, барлык зәйлеләр һәм шәхсән үз исеменнән зур рәхмәтен җиткерде. Кыска вакыт эчендә эшне сыйфатлы һәм нәтиҗәле итеп башкаручыларга тагын бер кат рәхмәт әйтеп, эшләрендә уңышлар теләде. Зәебезне тагын да ямьләндергән бу күпер, аның тарихында зур вакыйга булып калыр! - диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International