Зәйдә “Безнең сәламәтлек- безнең кулларда” дип исемләнгән чара узды

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе
13 ноябрьдә шәһәребезнең С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәсендә “Безнең сәламәтлек- безнең кулларда” дип исемләнгән чара узды. Бирегә Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең 5 сыйныф укучылары чакырылган иде. Чарада сәламәтлеккә багышланган табышмаклар- мәкальләр әйтелде. Интелектуаль һәм спорт уеннарында балалар бик теләп катнашты. Иң зур байлык булган саулык турында презентация һәм китап күргәзмәсе укучыларда зур кызыксыну уятты. Ахырда балалар флешмоб биеде.Әлеге чарадан укучылар көн буена җитәрлек уңай эмоцияләр алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International