Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Татарстанда 2019 елгы уңышны җыюга әзерлек буенча авыл хуҗалыгы оешмалары арасында конкурс башланды
2019 елның 16 июле, сишәмбе
Республикада 2019 елгы уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлек буенча АПК предприятиеләре арасында конкурпс башланды. Конкурсның максаты – ашлык җыю комбайннары паркын, башка авыл хуҗалыгы техникасын һәм хуҗалыкларның ындыр табагы җайланмаларын урып-җыю кампаниясенә вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне, шулай ук туфракны төп эшкәртү агрегатларын әзерләүне тәэмин итү. «Конкурс 15 июльдән 19 июльгә кадәр барачак, АПК оешмаларының урып-җыю эшләренә әзерлеген тикшерү республиканың барлык 43 муниципаль районында узачак», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов. Аның сүзләренә караганда, районнарлда бу конкурснв үткәрү өчен Министрлык боерыгы белән 15 комиссия төзелде, алар составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең һәм республиканың башка ведомство, учреждениеләре, АПК оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре керде. Конкурс шартлары нигезендә азык җыю комбайннарына сезонлы техник хезмәт күрсәтелгән булырга һәм алар дәүләт техника күзәтчелеге узарга тиешләр, алар барысы да комбайннар парадына чыгарылырга тиеш. Бу парадта комбайнчылар үзләре дә, таныклыклары булган сменалы тракторчы-машинистлар да катнашырга тиеш. «Һәр комбайнның герметиклыгы тикшерелә, аларның һзрберсе контроль суктырып карауны уза», – дип ассызыклады Ришат Булатов. Болардан тыш, конкурс барышында комиссияләр транспорт чараларының, ашлык складларының, ашлык киптерү җайланмаларының, ашлык чистарту машиналарының урып-җыю кампааниясенә әзерлеген, шулай ук тракторларның һәм җайланмаларның туфрак эшкәртүгә әзерлеген, хезмәтне саклау кагыйдәләренең үтәлешен тикшерәләр. Комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме күрсәтү аптечкалары белән тәэмин ителеше дә комиссияләр игътибарыннан калмый.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2024 ел
"Чүпне сортларга аеру"
“Теремкәй” балалар бакчасына йөрүчеләр дидактик уенын уйнадылар - “Артыгын тап, чүп-чарны аралау” - бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик белем бирүнең нәтиҗәле һәм мавыктыргыч ысулы.
«Кош ашханәсе»
“Теремкәй” балалар бакчасында “Пичужка өчен ризык” дип исемләнгән экологик акция оештырылды.
17
апрель, 2024 ел
“Чиста стадион” акциясе
Санитар икеайлык кысаларында бүген “Барс” спорт мәктәбенең егерме биш хезмәткәре “Энергия” стадионында стадион территориясен һәм Казан урамы буенча беркетелгән участокны чистартуга үз өлешләрен кертү өчен җыелды.
Зәйдә триатлон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узачак
20 апрельдә Зәйдә, “Энергия” стадионында һәм “Старт” спорт-сәламәтләндерү комплексы бассейнында триатлон буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге (дисциплина - акватлон), шулай ук иң яшь спортчылар өчен Балалар лигасы II этап узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз