Зәйдә авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе
Бүген хакимиятнең зур залында район Башкарма комитеты җитәкчесе И. Ф. Хафизов рәислегендә авыл җирлекләрендә үзара салым мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмәдә район Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, «Зәй» ССПК, «ТКХ һәм технологик контроль үзәге» МУП вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, районның массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Үз чыгышында район Башкарма комитеты җитәкчесе И.Ф.Хафизов "Зәй" Агросәнәгать паркында киләчәктә эшкәртү өчен халыктан авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу эшен активлаштырырга чакырды. Шулай ук И.Ф.Хафизов гражданнарның үзсалым буенча акча җыю планын үтәүдә уңай динамиканы билгеләп үтте. Киңәшмәдә авыл җирлекләре эшчәнлегенең башка мәсьәләләре дә каралды.Киңәшмәгә йомгак ясап, Башкарма комитет җитәкчесе И. Ф. Хафизов фикер алышына торган мәсьәләләр буенча конкрет йөкләмәләр һәм киңәшләр бирде һәм катнашучыларны уртак, нәтиҗәле эшкә, җирле үзидарә органнары алдында торган бурычларны хәл иткәндә үзара хезмәттәшлек итүгә юнәлдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International