Зәйдә чаңгы сезоны ачылды

2018 елның 15 декабре, шимбә

Бүген яңа шәһәрнең урман массивында яктыртылган трассада чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышлар узды. Ярышларда чаңгы спорты ветераннары, Олимпия чемпионы Федор Симашев исемендәге балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, шәһәр мәктәпләре һәм татар гимназиясе, Зәй политехника көллияте, шәһәр һәм район предприятиеләре һәм авыл җирлекләре командалары катнашты. Бәйрәмдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов сәламләде. Үзенең чыгышында ул чаңгы спортының файдасы турында сөйләде: «Әйләнә-тирәдәге кышкы ландшафттан ләззәт алу үзе үк сәламәтлеккә уңай йогынты ясый, иммунитет ныгый бара, йөрәк яхшырак эшли башлый, мускуллар ныгый, артык авырлык китә», - диде ул һәм барлык катнашучыларга яхшы кәеф, чаңгы юлында уңышлар теләде. Җиңүчеләр һәм призерлар физик культура, спорт һәм туризм идарәсенең грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. Әлеге чара Мәдәният идарәсе, Мәгариф идарәсе, Яшьләр эшләре идарәсе һәм Зәй муниципаль районы Башкарма комитетының Физик культура, спорт һәм туризм идарәсе белән берлектә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International