Район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты

2018 елның 21 сентябре, җомга
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын карап чыкты. Тикшерү барышында Разиф Кәримов Агросәнәгать паркында, «Яшьләр үзәге» муниципаль бюджет учреждениесендә, Иске Зәйдәге «Мәктәп тавы» пляжында, шәһәр мәдәният йортында, С. Рәфыйков исемендәге Үзәк китапханәдә булды. Район башлыгы белән бергә әлеге чарада аның урынбасары Валерий Акатьев, район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов, җаваплы хезмәтләр вәкилләре катнашты. Объектларны карап чыгу нәтиҗәсендә җитешсезлекләр ачыкланмады, барлык эшләр дә график буенча алып барыла. Разиф Кәримов сыйфат мәсьәләсен аерым игътибарда тота. Тикшерү нәтиҗәләре буенча ул җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләр бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International