“Һөнәрләр дөньясында” квест-уены

2018 елның 22 августы, чәршәмбе
Зәй мәшгульлек үзәге белгечләре шәһәр ишегалды лагерьларында ял итүче балалар өчен “Һөнәрләр дөньясында” уены уздырдылар. Әлеге чара «PROFF-навигатор» һөнәри ориентлашу проекты кысаларында оештырылды. Ярышлар шәһәрнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында үтте. Балалар төрле һөнәрләрне чагылдырган җиде станция: «ЮХИДИ инспекторы», “Янгын сүндерүче”, “Хәрби”, “Медицина хезмәткәре”, “Пешекче”, “Чәчтараш” һәм “Рәссам” станцияләрендә булдылар. Уенда катнашучылар һәр этапта күрсәтелгән һөнәр буенча мәгълүмат алдылар, сорауларга җавап бирделәр, табышмакларга җавап эзләделәр. Барлыгы чарада 70 бала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International