Зәйдә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе дәвам итә

2018 елның 17 августы, җомга
Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясенә 25 июльдә старт бирелгән иде. Яшьләр эшләре идарәсе балаларга мәктәп әсбаплары, өс һәм аяк киемнәре җыю буенча күп кенә чаралар үткәреп, мохтаҗларга тарату өчен шактый гына уку кирәк-яраклары, аяк, өс киемнәре туплауга иреште. Акциядә эшмәкәрләр дә катнашты. Шәһәребез базарында сату итүче бик күпләр балалар өчен кирәкле товарларны теләп бирделәр. Җыелган мәктәп кирәк- яракларын һәм киемнәрне ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр “Сәламәтлек мәктәбе”ндә оештырылган ярминкәдә сайлап алдылар. Быел район буенча 598 сабый 1нче сыйныфка укырга керә. 521е- шәһәр, 77се- авыл мәктәпләрендә белем алачаклар. 100гә якын малай һәм кызны мәктәпкә җыярга ярдәм кирәк булачак. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе әле дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International