Район башкарма комитеты җитәкчесе күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү барышы белән танышты

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе
Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Хафизов, урыннарга чыгып, күпфатирлы йортларны капиталь төзекләндерү барышы белән танышып кайтты. Быелгы программага 17 йорт кертелгән иде, аларның барысында да эш график нигезендә алып барыла. Башкарма комитет җитәкчесе белән аның инфраструктура үсеше буенча урынбасары Николай Нифатов һәм җаваплы хезмәтләр вәкилләре дә йөрде. Подряд оешмаларына эшне сыйфатлы итеп башкарып чыгу һәм вакытында төгәлләү бурычы куелды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International