“Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сабыйлар өчен уен терапиясе үткәрелә

2018 елның 20 июле, җомга
“Шатлык” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сабыйлар өчен уен терапиясе үткәрелә. Уен - сабыйларны тәрбияләү эшчәнлегендә төп юнәлеш булып тора. Балаларның психик үсешендә уен шулай ук мөһим роль уйный. Аның ярдәмендә бала үзенең психик халәтен саклый, зурлар тормышына әзерләнә. Уен эшчәнлеге сабыйларның физик һәм эмоциональ халәтен яхшыртырга ярдәм итә, психик җәрәхәтләрдән арындыра. Уен терапиясе төрле психотерапия алымнары: • гаилә таркалып, ата-ана аерылышкан очракта; • агрессия халәтендә; • курку хисен һәм тотлыгу чирен дәвалаганда; • укыганда кыенлыклар килеп чыкканда; • сөйләм үсеше тоткарланганда; • һәм башка бик күп кыенлыклар туган очракта ярдәм итә ала. Уен терапиясе бик сирәк очракларда гына кирәге чыга һәм ул психиатрия өлкәсендә генә кулланыла дип уйлаучылар бик нык ялгышалар. Чынлыкта исә, уен терапиясенең мөмкинлекләре чиксез. Ул танып белү өлкәсендә актив формалашырга ярдәм итә, сөйләм телен арттыра, эмоциональ халәтне камилләштерә. Уен барышында сабый социальләшә, башкалар белән аралаша, ә бу исә үз чиратында бик күп коммуникатив мәсәләләрне чишәргә ярдәм итә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International