Зәй район үзәк дәваханәсе биләмәсендә “Доктор Зәй” студентлар медицина отрядының эш башлавы уңаеннан тантана узды

2018 елның 10 июле, сишәмбе
“Доктор Зәй” округ студентлар отряды – Татарстанда бердәнбер. Ул - “Россия студентлар отрядлары” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының Идел буе федераль округы штабы хезмәт проекты. Хезмәт семестры чорында отряд составында Татарстан, Түбән Новгород, Пермь,Оренбург, Ульянов,Төмән һәм башка төбәкләрдән җыелган студентлар кече һәм урта медицина персоналы сыйфатында эшләячәк. Бүгенге көндә аларның 9ы эшкә керешкән. Тантанада аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Александр Чапков, Идел буе федераль округының студентлар отрядлары округ штабы командиры Василий Ислаев, “Россия студентлар отрядлары” Гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының медицина студентлар отрядлары үзәк штабы җитәкчесе Кристина Сидорова, Зәй район үзәк дәваханәсе баш табибы Рим Әмиров сәламләп, җаваплы эшләрендә уңышлар теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International