Бүген - Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне

2018 елның 26 июне, сишәмбе
Бүген - 26 июнь Халыкара наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтә. БМО карары белән гамәлгә кергән бу датаны 1987 елдан билгеләп үтәләр. Бу көн уңаеннан Зәйдә 1нче мәктәпнең җәйге лагерена йөрүче һәм бистәдә яшәүче балаларга наркоманияне кисәтү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Мин тормышны сайлыйм" дигән темага лекция укылачак. Шулай ук Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында “Тормыш яшәү өчен бирелгән” дигән темага сөйләшү узачак. Балалар иҗат йортында лагерьларда ял итүче балалар өчен “Наркотикларсыз тормыш”, “Сәламәт бул!” дип аталган акция оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International