Зәй районында беренчел ветераннар оешмалары җыелышлары бара

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе
Районыбыз авыл җирлекләрендә ветераннар һәм пенсионерларның беренчел оешмалары җыелышлары дәвам итә. Алар район ветераннар советы рәисе Николай Шипков катнашында уза. Бүген Баграж җирлегендә яшәүчеләр беренчел оешма рәисен сайладылар. Ышаныч лаеклы ялга киткәнче авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән А.Н. Черновка белдерелде. Шулай ук җыелышта катнашучылар беренчел оешма рәисе урынбасарын һәм совет әгзаларын сайлап куйдылар. Алга ветераннар оешмалары эшчәнлеген җанландыру бурычы куелды. Җыелышка кадәр өлкәннәргә авыл үзешчәннәре чыгышы тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International