Зәйлеләр “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестиваленең зона этабында катнаштылар

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

3 нче апрельдә Яңа Чишмә районында “Без бергә” республика балалар халык иҗаты фестиваленең  зона этабы узды. Конкурста төрле номинацияләрдә 95 бала көч сынашты. Анда вокал буенча Сарсаз-Баграж авылыннан Алексей Краснов, хореография буенча“Каприз” һәм “Счастье” балалар сәнгать мәктәбе коллективлары чыгыш ясады. 5 нче мәктәп укучысы Эльвира Минһаҗева нәфис сүз сөйләде. 2 нче мәктәп мода театры күрсәтте."Талантлы гаилә" номинациясендә 6 нчы мәктәптән Петровлар гаиләсе катнашты. Аксар авылы мәктәбенең “Тау чишмәсе” халык уен кораллары ансамбле һәм татар гимназиясенең “Мирас” һәм "Азаль" ансамбльләре чыгышы тамашачы күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International