Бәйрәм белән!

2018 елның 7 марты, чәршәмбе
Бәйрәм белән, хөрмәтле хатын-кызлар! Сезне чын йөрәктән язның иң якты, матур бәйрәмнәренең берсе – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Үзе тудырган иң югары камиллек үрнәге буларак, хатын-кызга бу көнне хәтта табигать тә сокланып туймыйдыр кебек. Борын-борыннан хатын-кыз җан җылысын, матурлык һәм назлылыкны үзендә гәүдәләндерә, дөньяга яңа тормыш, киләчәккә өмет-ышаныч бүләк итә. Хатын-кыз гомер-гомергә гаилә учагын сүндерми саклап килә, әниләребез һәм әбиләребезнең, апа-сеңелләребез һәм хатыннарыбызның күңел җылысы һәм кайгыртуы безне һәрвакыт бөек эшләргә рухландыра, кыюлык һәм ихтыяр көче бирә. Безнең хатын-кызлар бик күп төрле өлкәләрдә хезмәт куялар, җәмәгать тормышында актив катнашалар һәм республиканы социаль-икътисади үстерүгә лаеклы өлеш кертәләр. Сезнең сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният һәм фән өлкәсендәге хезмәтләрегез бәяләп бетергесез. Без сезнең җиңүләргә, уңыш-казанышларыгызга чын күңелдән сөенәбез һәм сезнең белән горурланабыз. Ир-егетләр белән беррәттән, Бөек Ватан сугышының бөтен авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән өлкән буын хатын-кызларына хөрмәтебез аеруча зур. Сезнең батырлыгыгыз, түземлегегез һәм чыдамлыгыгыз өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бу бәйрәм сезгә иксез-чиксез бәхет-сөенечләр бүләк итсен, якыннарыгызның, кадерлеләрегезнең җан җылысын, кайгыртуын, яратуын һәрчак тоеп яшәгез! Тормышыгызда киләчәккә ышаныч, гаиләдә татулык, муллык хакимлек итсен, ә сөйгәннәрегез, туганнарыгыз һәм дусларыгыз сезгә үзләренең елмаюларын һәм чәчәкләрен ешрак бүләк итсеннәр! Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International