Якташыбыз, олуг язучы Аяз Гыйләҗев истәлегенә

2018 елның 23 гыйнвары, сишәмбе
Районыбыз мәдәният учакларында якташыбыз, язучы Аяз Гыйләҗевнең тууына 90 ел тулуга багышланган чаралар үткәрелә. Үзәк китапханәнең татар бүлегендә “Аяз Гыйләҗев-заман таләп иткән язучы” дип аталган күргәзмә янында әдәби сәгать үтте. Китап укучылар язучының биографиясе, әсәрләре белән таныштылар. Үзәк китапханәнең фоесында көнозын Аяз Гыйләҗевның иҗатына һәм тормышына багышланган “Киләчәк буынга” дип аталган видеопрезентация күрсәтелде. Мәшһүр язучының кайсы гына әсәрен алсаң да, алар халык өчен, ил өчен борчылган алыштырмас хәзинәләр булып тора. Биш роман, егермеләп повесть, кырыктан артык пьеса авторы Аяз Гыйләҗевның татар әдәбиятында тоткан роле бик зур. Аның "Өч аршын җир", "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят", "Җомга көн кич белән", "Әтәч менгән читәнгә" әсәрләрен китап укучылар бүген дә яратып укый. Драма әсәрләре Татарстанның һәм Россиянең төрле театр сәхнәләрендә уйнала. Аның пьесалары белән танышкач укучы уйлана, дөнья гаме белән яши башлый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International