90 яшьлек юбилей белән котлау

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе
Узган ялларда Югары Лоҗы авылында яшәүче Миннехаят Ахунҗан кызы Дәүләтшина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, Бигеш авыл җирлеге башлыгы Илгиз Вәлиев, автоклуб хезмәткәрләре килде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путинның тәбрикләве, район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырылды. Автоклуб хезмәткәрләре җылы котлау сүзләре, матур җырларын бүләк иттеләр. Миннехаят Дәүләтшина гомере буе “Алга” колхозында төрле эшләрдә эшләгән, ире Галимҗан белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары, 4 оныкчыклары бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International