Күптән көтелгән очрашу

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе
Бүген Үзәк китапханәдә язучы якташыбыз, Рабит Мөхлис улы Батулла белән очрашу үтте. Очрашуда Зәй районы башлыгы урынбасары В.Г.Акатьев, район ветераннар Советы рәисе М.С.Хүҗин да катнашты. “Буыннан буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала алмый, гасырлар үтсә дә югалмый торган, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәт – әдәби хәзинә”. 12 октябрь көнне Зәй үзәк китапханәсендә үткәрелгән, олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, киң күңелле язучыбыз, якташыбыз, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе Рабит Мөхлис улы Батулла белән, очрашу кичәсе нәкъ тә менә шушы асыл сүзләр белән башланып китте. Очрашу кичәсе ике өлештән торды. Беренче өлеш якташыбыз Рабит Батуллага багышланды. Аның балачагы, мәктәп, университет чоры, иҗаты, уңышларын чагылдырган презентациягә нигезләнеп, үзәк китапханә библиографы Ләйлә Валиуллина очрашуны алып барды. Икенче өлештә Рабит ага Батулла иҗаты турында сөйләде. Китап сөюче дуслар, язучыга, үзләренең кызыксындырган сорауларны бирделәр. Рабит ага Батулла һәр сорауга тулы, аңлаешлы җаваплар кайтарды. Шәһәребезнең шагыйре Мәсләхетдин Кашапов, Рабит Батуллага багышланган шигырен укыды. Бу очрашу күңелдә онытылмаслык тәэсир калдырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International