С праздником - Петров день!

Зәй районында яшәүче хөрмәтле керәшен якташларыбыз, бәйрәмебез кунаклары!

 

Бүген үзенә генә хас йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап яшәүче керәшен халкы бик матур һәм үзенчәлекле булган Питрау бәйрәмен үткәрә. Бәйрәмнең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Питрау – православие динен тотучыларның иң истәлекле көннәренең берсе. Питрау ул – җыр, моң, табигать, чәчәк бәйрәме. Нәкъ менә шушы көнне табигатьтә зур үзгәрешләр күзәтелә: бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләренең төнәтмәсен эчсәң, барлык авырулардан да терелерсең-, дигән әйтемнәр яши. Шуңа күрә дә керәшен халкының бәйрәме – Питрау, зур бәйрәм буларак билгеләп үтелә. Соңгы елларда районыбызда Питрау бәйрәмен үткәрү матур гадәткә әйләнде һәм без ел саен июль аенда районыбызның керәшен халкы иң күп яшәгән Баграж авыл җирлегенә- Кашкатауга җыелабыз, бер-беребез белән күрешеп күңел ачабыз, ял итәбез.

Без керәшен халкын борынгыдан ук эш сөючән, гади, ачык күңелле кешеләр буларак беләбез. Безнең Зәй районыннан чыккан бик күп күренекле якташларыбыз бүген бездә кунакта, ә бу бәйрәмдә катнаша алмаган башка якташларыбызны без һәрвакыт зур хөрмәт хисләре белән искә алабыз. Бүгенге көндә дә керәшен якташларыбыз сынатмыйлар, һәркем мул тормышта яши, тырышып хезмәт итәләр, иген үстерәләр, районыбызның социаль-икътисадый үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр. Шул ук вакытта йолаларыбызны саклап, матур итеп күңел дә ача беләләр. Зәй төбәгендә яшәүче хөрмәтле керәшен якташларыбыз, бәйрәмне якын итеп килгән кунаклар, туганнар,дуслар!

Зәй муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән, керәшен халкының Питрау бәйрәме уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм! Тынычлык, татулык һәм иминлек идеалларын да гәүдәләндерүче әлеге ямьле бәйрәм узып баручы "Шәфкатьлелек"елында безнең рухи тормышыбызга аерым бер мәгънә бирер, безне яңа, изге эшләргә һәм гамәлләргә рухландырыр, дип ышанам.

Гаилә иминлеге, хезмәт уңышлары, исәнлек-саулык, бәхет һәм күңел көрлеге телим.

Питрау бәйрәме мөбәрәк булсын! Бәйрәм белән!

 

Олы хөрмәт белән, Зәй муниципаль районы башлыгы Т.В.Воропаева

 

Последнее обновление: 7 августа 2013 г., 17:16

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International